2Мин0Татарча2Сөйләшәм2 ТУЛЫ ПРОГРАММА
23 апрельдә икенче ел рәттән Чаллы театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. 16.00дән 20.00гә кадәр биредә төрле мәйданчыклар эшләячәк:
коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы l экспозиция залында qot күргәзмәсе һәм маркет l кече залда татар киносын күрсәтү һәм караоке l Театраль паркта урам экскурсияләре
КОВОРКИНГ l 1 КАТ
16:00-20:00 ТЕЛ ЛАБОРАТОРИЯСЕ
Тасвирлама: Сезнең татар теле белән мөнәсәбәтләрегез нинди? Бәлки сезне акцент, диалект борчыйдыр, йә сезнең тел өйрәнүгә бәйле психологик җәрәхәтләр бардыр? Data Art технологияләрен кулланып, шуны өйрәнербез, ә чараны татарча спиддейтинг белән тәмамларбыз. Лаборатория SkyTat сөйләшү клубы белән берлектә гамәлгә ашырыла (аларның тел мәктәбен төрле шәһәр кешеләре генә түгел, чит ил укучылары да уза).
16:00-18:00 БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ
Тасвирлама: Фестивальдә, гадәттәгечә, балалар мәйданчыгы эшләячәк: быел төрле остаханәләр һәм әти-әниләр өчен лекцияләр планлаштырыла.
ПРОГРАММА:
16:00-17:00 Татар телендәге шигырьдән рәсем ясыйбыз: SFERA рәсем ясау һәм креативлык мәктәбеннән остаханә / аерым теркәлү сорала
16:00-17:00 Хәмзә Шәриповтан ачык лекция: «Ни өчен Пикассо белән Матисс балалар кебек рәсем ясый?»
17:00-18:00 1 сәгать эчендә балалар белән татарча спектакль куябыз: Чаллы театрының балалар студиясеннән остаханә (10-14 яшь) / аерым теркәлү сорала
17:00-18:00 Ата-аналар өчен: Рамилә Китабовадан татар әкиятләренә күзәтү
ЭКСПОЗИЦИЯ l 2 КАТ
16:00-20:00 «QOT» КҮРГӘЗМӘСЕ
Тасвирлама: Бу елның февралендә театрның күргәзмә залында яшь каллиграф Айзат Минһаҗинeң «qot» күргәзмәсе ачылды. Борынгы төрки телдән ул Тәңре тарафыннан иңдерелгән җанны аңлата.
Айзат тумышы белән Казаннан, хәзер Истанбулда укый, һәм аның күргәзмәсе хәзерге яшь татар кешесенең кем икәнлеге соравына җавап бирергә омтыла.
Күргәзмәдә борынгы төрки руннар, гарәп язулары һәм башка имләләр татар шагыйрьләре (Дәрдемәндтән алып Йолдыз Миңнуллинага кадәр) һәм хәзерге төрки андеграунд (УСАЛ, Ирина Кайратовна) иҗаты белән синтезлана. Күргәзмәне күреп өлгерер өчен, фестивальгә килегез.
16:00-20:00 Маркет
Тасвирлама: Һәр чарада булганнан соң якты истәлекләрдән тыш, үткән көн турында ниндидер хәтер калдырасы килә. Фестивальнең бу почмагы нәкъ шуны кайгыртачак: биредә сез татар дизайнерларының төрле эшләнмәләрен ала алачаксыз.
КЕЧЕ ЗАЛ l 2 КАТ
16:00-18:00 ТАТАР КИНОСЫН КҮРСӘТҮ
Тасвирлама: Татар киносы бармы-юкмы дигән бәхәсләр бүгенгәчә тынмый, шуңа без фестивальдә Илшат Сәетовның һәм Рәдиф Кашапов белән Ильяс Гафаров һәм Таня Черногузованың өч бәйсез киносын күрсәтәчәкбез. Аларның беренчесе татар биючесе һәм актеры Нурбәк Батуллага, икенчесе Көнбатыш Ауропада яшәгән татарларга багышланган, ә өченчесе — «Су анасы» әкияте мотивлары буенча фэшн-фильм. Килү мәслихәт (мәйданчыкның үз модераторы булачак — шуңа фикер алышу да каралган).
19:00-20:00 URBANTATAR RADIOСЫННАН ТАТАРЧА КАРАОКЕ
Тасвирлама: Быел без концерт программасыннан баш тартып, сезнең белән бергә татарча караоке җырларга булдык — бәлки, сез дә Казанның нуленче еллары һәм каен урманнары төшерелгән ул дискларны хәтерлисездер? Иске язмаларны без заманча татар башкаручыларының җырлары белән аралаштырабыз — анда УСАЛ, ОММАЖ һәм башкалар да бар.
УРАМ
17.00 Урам экскурсиясе
Тасвирлама: Урам теле — сезнең белән шәһәр ничек сөйләшә? Асфальтка төшерелгән рәсемнәр, бетон плитәләрендәге теггинглар, элмәтакталар һәм башкалар — сезне «Урбанистика» студентлар клубының урам эскурсиясенә чакырабыз. Аерым теркәлү сорала.
Регистрация:
https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1971229/
23 апрель, 16:00-20:00
Чаллы театры, Низаметдинов урамы, 29
#минтатарчасөйләшәм
