Беркемгә берни кирәкми, татар үзе йоклый дип сүгә безнең халык. Менә бу белдерүне 10 көн таратам, үз сәхифәләрендә бүлешүне сорыйм. Ике кеше бүлеште. Башкаларга берни кирәкми. Әгәр юк белән маташасың дип уйласагыз, туры әйтегез инде, чурту матыр. Страус кебек утырып ни отабыз соң!!!!
Хөрмәтле ата-аналар! Барыгызны да чакырабыз! Теркәлү һәм керү ирекле! Ел дәверендә ана телебез өчен җан атучы милләттәшләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Мәгариф" ассоциациясе ярдәмендә махсус конференция оештырабыз! Күптән вәгъдә ителгән һәм көтелгән чара! Көне: 18 ноябрь, якшәмбе. Урыны: IT-ПАРК (конференц-зал)-Петербург урамы, 52йорт. Вакыты: 10.30 Күләме: 300кеше(бу сан чикләнгән). Конференциядә кызыклы спикерлар чыгышы каралган: яшь галимнәр, психологлар, юристлар, тәҗрибәле ата-аналар, балалар тәрбияләү үзәкләре һ.б. Теләгән кешегә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә каралган. Программада: -Теркәлү, бүләкләр алу - спикерлар чыгышлары - төшке аш - чыгышлар дәвамы - ирекле микрофон - музыкаль пауза - түгәрәк өстәл. Сылтама буенча теркәлергә ашыгыгыз, урыннар саны чикле. https://goo.gl/forms/isIVvsGSpzvAKuan2 Белешмәләр өчен телефон: 89370069700