VII #Татар_Яшьлэре_Форумы . Бөтен дөьядан актив #татар_яшьлэре 2 елга бер җыела торган чара дип аңларга кирәк. 700дән артык делегат арасында чыннан да актив һәм сәләтле яшьләр күп булды. Җыенның форматы халыкны икегә бүлде: реаль эшли торган, үзенә ниндидер яңалык алырга теләгәннәр һәм тусовка өчен, бәлки Казанны күрергә дип килүчеләр. Моны пленар утырышта да күзәтеп булды, проектлар сессиясендә катнашу буенча да ачык күреп булды. Әйтергә кирәк, букадар халык йөзләгән проект төзи алган икән, бу шәп нәрсә!
Арчага сәяхәт бөтен катнашучыларга да хуш килгәндер. Кырмыска оясы кебек тулган Тукай музеенда йөрү җайсыз һәм күңелсез булса да, Арча шәһәре көне уңаеннан уздырылган кәнсирт әйбәт үтте. Татар яшьләре күңелле бәйрәм итә белә. Ә менә Болгарга бару бер дә кирәкмәгәндер. Ярты көнгә генә анда бару ялыктырды да, бөтен музейларны, тарихи биналарны йөреп (йөгереп) чыгарга сәғәт ярым җитмәде(!).
Ашау турында. Өстәл артыннан туеп киткән кебек, әмма ике сәғәттән инде янә ачыгасың. Бәлки интенсив эшләү нәтиҗәсендә шулайдыр.
Гадәттәгечә, җыен резолюциясендә конкрет нәрсәләр бииик аз, күбесенчә матур сүзләр һәм су 😒
Я.С. (Язмадан соң, яғни P.S.): ЧӘЙ!!! Кеше 80% судан торса, татар 80% чәйдән тора. Форум дәвамында #чэй җитмәде. Кайбер кешеләрдә хәтта ломка башланды.
#tatforum #tatforum2016 #татфорум #БТЯФ #татар #tatar #Татарстан #Qazan #Казан #миндэчэйбар