#Әзәрбайҗан турында (иҗади) Иң элек АзАл очкычы безне #Баку аэропортына китерде. Очкычтан чыгу белән, әллә кызудан, әллә кара алтынлы диңгез һавасы булганга, сулыш алуның авыр булуын тойдык. Аэропорттан туры Оғуз шәһәренә юл тоттык. Әзәрбайҗан табиғәте белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Чүлләр дә бар монда, урман баскан таулар да, таш кыялар да, кайчандыр карлар эреп тулып аккан, хәзер атлап кына чыгарлык елгалар да күп. 5 сәғәтлек юлдан соң Оғуз шәһәренә килеп, отельдә урнаштык. 4 йолдызлы отельдә wifi начар булуы аптыратты. Аның каравы бүлмәбез тәрәзәсеннән күренеш таң калдырды. Шәһәр бик кечкенә булса да, төрле музейларга һәм тарихи объектларга бай (мәсәлән XVII гасыр албан ғибәдәт йорты). Шулай ук таш җәелгән тар гына таулы урамнары сокландыра. Аерым бер көн тарихы б.э. III ғасырына караган #Шеки каласына бирелде. 2016 елда #төрки_дөнья_башкаласы булып торган бу шәһәр үзенең тарихы белән кызыктырды: #Шеки_ханнары_сарае , кирмән, хан мәчете, Югары һәм түбән кәрван-сарайлар...мондагы һәр таш үзе бер тарих! Ә кәрван-сарайда уздырылган кичке аш безне күзәтүче генә түгел, ә шул тарихның бер өлеше булып хис итәргә мөмкинлек бирде. Әзәрбайҗанның бүтән бер җирендә дә, ә, димәк дөньяда да тиңе булмаган хәлвә ( #Şeki_halvası ) ясыйлар монда. Шулай өч көнлек сәфәр мөһим сораулар каралган рәсми утырышлар, тарихи урыннарны зиярат кылулар, җирле сыйлар тәмен татып караулар белән аралаштырылып, сизелми дә үтеп китте.

Теги других блогов: путешествия туризм Азербайджан